Закрыть

Подслушано Козье

Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенең барлы...

Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенең барлык укытучылары һәм укучыларын (моннан 20 ел элек эшләгәннәре һәм укыганнарын да) 1 сентябрь - Белем бәйрәме белән котлыйм!!! Уңышлы уку еллары булсын!!! Үзем укырга-язарга өйрәткән укучыларым - 4 бөртек кыз Лилия, Эльвира, Фәнзия, Илсөяргә бигрәк тә зур сәламнәремне җибәрәм!!! "ИСӘНМЕСЕЗ" Урам буйлап укытучы атлый, Борчулары белән янәшә. Шул чагында, оялчан бер тавыш, “Исәнмесез”,- диеп эндәшә. “Исәнмесез” – шул гап-гади бер сүз, Үзгәртә дә куя күңелне. Я, ходаем, каршысында аның Укучысы тора түгелме?! “Исәнмесез” – бары бер генә сүз, Бөтен борчуларны тарата. “Исәнмесез” – бу бит иң зур бәя, Аның хезмәтенә карата. “Исәнмесез” – ярдәм итә бу сүз, Иңнәреңә канат куярга. Күң(е)ле төшкән чакта ук(ы)тучыга, Үзен кеше итеп тоярга. Күпне өмет итми укытучы, Хөрмәт кенә кирәк, нибары??! Еллар узгач танып исәнләшсә, Белем биргән кыз һәм уллары. Иң бәхетле кеше шул чагында, Гадел, сабыр, гүзәл укытучы! Бу тылсымлы һәм гап-гади сүзне Бүләк итсен сиңа һәр укучы!!!

8 август конне, 20:00 дэ, Кече Шына...

8 август конне, 20:00 дэ, Кече Шынар мэдэният йортында студентлар концерты,бары тик сезнен очен ор-яна программа, монлы жырлар , дэртле биюлэр. Килми калмагыз,бик кунелле булачак! соныннан , элбэттэ , дискотека :) котеп калабыз сезне, дуслар!